Газетага язылу

Юрист рейс вакытында башкарылмаган очракта пассажирларның нәрсәгә дәгъва итә алуын аңлатты

«Чит илгә ял итәргә барырга җыенабыз. Көн дә төрле сәбәпләр аркасында аэропорт ябылу турында хәбәр итәләр. Рейс вакытында башкарылмаган очракта пассажирлар нәрсәгә дәгъва итә ала?» – дип сораган укучыбыз.

Булат Закиров, юрист:

– РФ Транспорт министрлыгы пассажирлар авиациясенә карата кагыйдәләрне 2026 елның 1 мартыннан яңартты. Әгәр авиарейс тоткарланган икән, авиакомпания көтеп торучы пассажирлар турында кайгыртырга тиеш. Авиарейс 2 сәгатькә кадәр тоткарланган очракта 7 яшькә кадәрге балалары булган пассажирлар өчен «Ана һәм бала» бүлмәсе тәкъдим ителә. Рейсны көтеп утыру 2 сәгатьтән артса, авиакомпания пассажирларны эчәр су белән тәэмин итәргә тиеш. Кайнар ризык рейс 4 сәгатьтән артык тоткарланган очракта гына бирелә. Көндез 8 сәгатьтән артык һәм төнлә 6 сәгатьтән артык аэропортта очып китә алмый утырасыз икән, сезне ял итәр өчен кунакханәгә урнаштырырга һәм трансфер белән тәэмин итәргә тиешләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре