Казанда Халыклар өлкәннәр көненә багышланган бушлай юридик ярдәм көне узган. Халыкны кабул итүне Юстиция министрлыгы төрле дәүләт структуралары вәкилләре белән берлектә оештырган. Бу хакта “KazanFirst” министрлыкның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Казанда яшәүче ир-атның соравы аеруча кызык һәм гыйбрәтле булып чыккан. Ул банк янында 190 мең сум акча тапкан. Банк хезмәткәре табылдыкның банкныкы да, клиентларыныкы да булмавын дәлилләгән. Шуңа күрә ир-ат акчаны полициягә илтеп тапшырган. Юристлардан ул бу акчаны үзенә калдырырга мөмкин булу-булмавын белешәсе иткән.
Адвокат Айдар Шиһабетдлинов аңлатып үткәнчә, Россия Гражданлык кодексының 228 нче статьясы нигезендә, 6 ай эчендә акча хуҗасы табылмаса, үзенеке икәнен раслаучы булмаса, акча аны тапкан кешегә күчә. Моның өчен, 6 ай узгач, полициягә табылдыкны кире кайтару турында гариза һәм акча тапшыруны раслаган документ белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Чарада барлыгы 44 кеше 59 сорау биргән. Халыкны Татарстан Дәүләт юридик бюросы юристлары, адвокат, нотариуслар, федераль һәм республика башкарма хакимияте органнарының территориаль бүлекләре, прокуратура вәкилләре үткәргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез