Газетага язылу

Юрист Телеграмнан файдалануның нәрсәгә китерергә мөмкин булуын әйтте

Россиядә яшәүчеләр, Telegramда хокукка каршы эшчәнлек белән шөгыльләнмәгән очракта, аннан шәхси максатта һәм эш максатында файдалана ала. Юрист Александр Хаминский “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Моңа кадәр Федераль иминлек хезмәте хәбәр иткәнчә, Telegram администрациясе Украина махсус хезмәтләренең яшьләрне вербовкалау һәм терактлар әзерләү өчен файдаланган каналларны, чатлар һәм ботларны юкка чыгармаган. Шуңа күрә мессенджерга нигез салучы Павел Дуровка террорчылыкка ярдәм итү буенча гаепләү белдерелгән һәм ул халыкара эзләүгә игълан ителгән.

Хаминский билгеләп үткәнчә, телеграмның гади кулланучылары өчен әлегә турыдан-туры хәтәр юк. Әмма мессенджер террорчылык яки экстремистлык бергәлеге буларак танылган очракта, хәлләр үзгәрәчәк. Бу очракта премиум-аккаунтлар өчен һәм башка хезмәтләр өчен түләү экстремистлык эшчәнлеген финанслауга тиңләштереләчәк.
Юрист кисәтеп әйткәнчә, мондый түләүләрнең кемнән икәнлеген билгеләү бик җиңел, чөнки акча мессенджерны кулланучыларның счетыннан алына.  Ә бу хәтта законны  бик төгәл үтәүчеләргә дә куркыныч белән янарга мөмкин. Ул шулай ук “Дайвинчик” ише төркемнәргә (алар танышу рәвешендә балаларны террорчылыкка җәлеп итә) керергә ярамавын искәрткән. Аның сүзләренә караганда, мәгълүмати-психологик басым астында үсмерләрнең куркыныч гамәлләргә тартып кертелү ихтималы гаять зур.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре