Аның әйтүенчә, карта белән түләүне отышсызракка әйләндерү омтылышы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законның 16.1 статьясын бозуга китерә. Бизнесның банктагы счетларына хезмәт күрсәтүгә бәйле чыгымнары сатып алучы җилкәсенә төшмәскә, ә гомуми бәягә кертелергә, тиеш. Сатучы «тере» акча белән түләүчеләргә өстенлек тудырган очракта, кулланучылар хокукларын боза.
Моннан тыш әлеге гамәл салым органнары игътибарын да җәлеп итәргә мөмкин. Юрист әйтүенчә, «тере» акча белән түләгәндә ташлама ясау, керемне яшереп, салымны киметү ысулы буларак бәяләнә. Бу исә штрафлар яисә пенялар белән яный.
Юрист басым ясап әйткәнчә, закон кулланучыга, товарга түләү (бер үк төрле бәядән!) ысулын сайлап алу иреген гарантияли.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез