«Хөрмәтле Татарстан Республикасы юридик җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм ветераннары!
Сезне Юристлар көне белән котлыйм.
Бүгенге көндә, Россия глобаль геосәяси каршылыклар алдында торганда, юридик бергәлекнең илебезнең көчле, гадел һәм хокукый дәүләт буларак позициясен ныгытуга керткән өлеше аеруча зур әһәмияткә ия.
Юридик һөнәрдә ваклыклар юк: һәр адым бик зур компетентлыкны, детальләргә игътибарлы мөнәсәбәтне, үз өстеңә җаваплылык ала белүне таләп итә. Юристлар, законнар һәм дәүләт үзгәртеп коруларында алдан баручылар буларак, заман һәм җәмгыять таләпләренә вакытында җавап биреп, хокук тәртибен ныгытуга ярдәм итәләр, шулай ук белгечләрнең яшь буынына бәяләп бетергесез тәҗрибә тапшыралар.
Профессиональлегегез, намуслы һәм һөнәргә тугры булуыгыз нәтиҗәсендә сезнең алга таба да алдыгызда торган дәүләт бурычларын лаеклы хәл итәчәгегезгә, кешеләргә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына квалификацияле юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итүегезгә ышанам.
Тормышыгызда һәм һөнәри эшчәнлегегездә бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа казанышлар, зур уңышлар телим. Нык сәламәтлек һәм оптимистлык сезгә һәрчак юлдаш булсын. Бәйрәм белән!» – диелә котлауда.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез