Ютазы районының Бәйрәкә авылында тантаналы төстә “Габделәхәт” мәчетенең ачылды. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.
Яңа дин йорты Ютазы урамы, 16а йорт адресы буенча урнашкан. Ул авылда төзелгән - икенче, райондагы ундүртенче мәчет.
Күркәм гадәт буенча, мәчет ачылышы тантанасы Коръән уку белән башланды, дип яза Диния назәрәте.
"Габделәхәт" мәчетен төзү эшләре 2019 елда башланган булган. Кирпечтән төзелгән мәчетнең һәр каты төрле максатлар өчен билгеләнгән. Монда ике уку сыйныфы, ашханә бар. Анда исем кушу һәм никах мәҗлесләрен, Рамазан аенда ифтарлар үткәрергә мөмкин. Беренче катта ир-атлар өчен 120 кешелек намаз залы урын алган. Икенче катта балкон бар, анда хатын-кызлар намаз укый ала. Мәчеткә хатын-кызларга керү өчен аерым ишек булдырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез