ЮХИДИ хезмәткәрләренә 370 тапкыр ришвәт тәкъдим иткәннәр

Узган елда Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләренә 370 тапкыр ришвәт тәкъдим ителгән. Шундый 84 очрак булдырылмыйча калган. Быел да ришвәтчеләргә каршы көрәш дәвам итә.

Ел башыннан автоинспекторларга 50дән артыграк ришвәт бирмәкче булганнар. 7 очракта шома шоферларны полиция хезмәткәренә  акча сузганда тотканнар.  Әйтик, 30 гыйнвар көнне Казанда Daewoo машинасын йөртүче (учеттан төшерелгән «авто»ны идарә иткән өчен туктатылган) автоинспекторларга акча тәкъдим иткәндә тоткарланган. Аңа карата «Ришвәт бирү» статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Февраль аенда тәртип сакчылары Казанда яшәүче тагын бер ир-атның юлына аркылы төшкән. Монысының иминият полисына ия булмаган килеш кенә рульгә утырганы ачыкланган. Килеп туган хәлдән ЮХИДИ инспекторларына акча төртеп котылмакчы булган.

ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Пономарев искә төшереп үткәнчә, вазыйфаи затка ришвәт бирү иректән мәхрүм итүгә дә китерергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

ЮХИДИ ришвәт

Көн хәбәре