Россия Мәгърифәт министрлыгы эшче һөнәрләргә бәйле яңартылган исемлекне раслады. Анда 5110 һөнәр кертелгән.
Исемлектә ихтыяҗ булган 250 яңа профессия дә бар. Моннан тыш пилотсыз авиация системалары операторы, автомехатроник, транспорт куркынычсызлыгы бүлекчәсе инспекторы, 3D бастыру буенча оператор, коткаручы, флорист, фитнес-инструктор кебек һөнәрләр дә өстәлгән.
Исемлектән чыгарылган һөнәрләр рәтендә вахтер, кучер, урам себерүче, савыт-саба юучы, чүпрәк кайнатучы (варщик тряпья) бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез