Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов кече манарада тәүбә мәрасиме узачагын хәбәр итте.
– Гадәттәгечә, «Изге Болгар җыены»ның төп вакыйгасы булып Россия Баш мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендә һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында җәмәгать белән тәүбә кылу чарасы торачак. Аннары Хан мәчетендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, мәртәбәле кунаклар катнашында өйлә намазы укылачак, – диде ул.
«Абыстайлар хәзинәсе» ярминкәсендә остабикәләр үз куллары белән эшләгән эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Биредә чалма чалу, мөслимәләргә яулык бәйләү буенча мастер-класслар да узачак.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров «Болгар җыены»ның май аенда узуына халыкның күнеккәнен, меңләгән кешенең Болгарга агылуын бигеләп узды. «Милли тормыш һәм дин – татар дөньясы өчен аерылгысыз төшенчәләр. Барлык халыкларны бергә туплый торган чара бу», – диде комитет рәисе.
Данис Шакиров 1989 елдан башлап изге Болгарга беренче булып Идел буе төбәкләрендә, бигрәк тә Чуашстанда яшәүче татарларның сукмак салганын искәртте.
Бәйрәм программасы исә иртәнге сәгать 9 да Истәлек билгесе янында концерт белән башлана. Болгар дәүләт тарихи архитектура музей тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин сөйләвенчә, җыенга килүчеләргә 6 күргәзмә тәкъдим ителә. Болгар цивилизациясе музеенда кунаклар «Нәфислек коллекциясе», «Рәсем сәнгате симфониясе», «Җиңү бүләкләре» экспозицияләре һәм «Каллиграфия сәнгате» шәмаил күргәзмәсе белән таныша алачак.
Шулай ук матур гадәт буенча биредә милли көрәш ярышлары да узачак. «Баш батырга нинди бүләк булачагы әлегә сер», – диде Данис Шакиров.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез