Бу хакта РИА Новости агентлыгына оешмага нигез салучы һәм директоры Асаад Дия хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бина буш булган - хәрби хәрәкәтләр башлангач, аннан барысы да киткән. Дия ачыклык керткәнчә, 2004 елда актив эшли башлаган мәдәният йорты гуманитар эшчәнлек белән шөгыльләнгән: балалар өчен рус теле, рәсем һәм бию курслары үткәргән, зур китапханәсе булган, шулай ук аз керемле гаиләләргә ярдәм иткән.
Якшәмбе көнне Израиль авиациясе Ливанның көньягындагы 40тан артык торак пунктка, шул исәптән Набатиягә һөҗүм итте. Ливан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2 мартта эскалация башланганнан бирле Израиль һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 392 кеше һәлак булган, 1130ы яраланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез