Газетага язылу

Кабергә балчык өстәп салырга ярыймы? – Хәзрәт җавабы

– Туганыбызның каберенә барган идек, җире иңгән. Тигез булмагач, бер дә матур түгел. Кибеттән балчык сатып алып, кабер өстен тигезләргә ярыймы? Зираттан казып алсаң, гөнаһ булмасмы? Икенче соравым да бар. Әбиебезнең каберен сирень куаклары басып бетергән. Аны кисеп торабыз инде югыйсә. Берәр препарат сибеп, куакның тамырын корытсаң, әбинең рухы рәнҗемәсме? Чәчәкләр генә утыртып куяр идек.

Э. Закирова. Әлки районы

Рөстәм Ясәвиев, Казандагы «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы:

– Зиратта булган балчыкны кулланып өстәргә мөмкин. Аннан бернинди зыян да юк. Сирень куаклары бик комачаулый икән, аны кисүдән, тамырлары белән йолкып алудан бернинди зарар да булмас. Тәртиптә тотмасаң, зиратлар ташландык хәлгә килә. Каберләр күркәм булырга тиеш. Үлән, үсемлекләрдән зыян булмас. Һәрбер үлән Аллаһы Тәгаләне мактап торыр. Еш кына каберләрне бетон белән катырып куялар. Анда яңгыр төшә алмый. Алай булмасын иде, чөнки Аллаһ Тәгалә яудырган яңгырда да бәрәкәт бар.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре