• Фото: Татар-информ

Кабул булсын! Республикакүләм ифтарда ниләр көтелә?

Ватанны ярату турында вәгазь, пылау урынына – карабодай боткасы, чәкчәк һәм 13 мең мөселман. Быелгы Республикакүләм ифтар әнә шуларны вәгъдә итә. 19 мартта чараның унөченчесе узачак. Оештыручылар быелгы үзенчәлекләр хакында хәбәр итте.

Кайда? Гадәттәгечә, мөселманнарны мул табын янына «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә җыячаклар. Быел 13 мең кешегә табын корачаклар. Оештыру эшенә 16 яшьтән алып 70 яшькә кадәр булган 800 ләп волонтер җәлеп ителгән. Чакырылган кунаклар арасында Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләребез, җитәкчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, дин, җәмәгать, мәдәният, дәүләт эшлеклеләре булыр дип көтелә.

Нәрсә көтелә? Быел ифтарның эчтәлеге Ватанны саклаучылар елына, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Шулай итеп, программада Ватанга мәхәббәт, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү темасына зур игътибар биреләчәк һәм Бөек Җиңү каһарманнары истәлегенә хөрмәт белдерүне күздә тотачак. Программа кысасында танылган татар хәзрәтләренең рамазан ае фазыйләтләренә һәм Ватанга мәхәббәт турында вәгазьләрен һәм мөнәҗәтләр тыңларга мөмкин булачак. Намаздан соң махсус операциядә хезмәт итүчеләр һәм анда һәлак булганнар, Ватан иминлеге өчен дога кылыначак. Фойеда исә махсус күргәзмә оештырылачак.

Нәрсә ашатачаклар? Ифтарга килүчеләргә махсус ланч-бокслар каралган. Элегрәк аларда кунакларга пылау тәкъдим ителә иде. Быел төп менюга үзгәреш кергән. Авыз ачучылар пешкән карабодай боткасы һәм иттән авыз итәчәк. Оештыручылар моны ифтарда катнашучыларның ихтыяҗын исәпкә алып эшләгәннәрен әйтте.

Ифтар өчен 3 тонна ит, 800 кг карабодай, 4 тонна яшелчә, җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җиләк-җимеш сатып алынган. Өстәмә рәвештә оештыручылар 400 кг кәнфит алган. Моңа өстәп кунаклар өчен чәкчәк тә каралган (13 мең). Бер ифтар-боксның бәясе 750 сумга төшкән икән.

Билетларны кайдан аласы? Унөченче республикакүләм ифтарга билетлар белән бушлай керергә мөмкин. Билетларны район мөхтәсибәтләрендә, мәчетләрдә яки Диния нәзарәтенә (Казан шәһәре, Тукай ур., 38) килеп алырга була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре