Газетага язылу

Кабулда 2027 елда халыкара Сабан туе узарга мөмкин

Әфганстан татарлары шурасы 2027 елда Кабулда халыкара Сабантуй үткәрергә тәкъдим итте. Бу инициативаны Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге дә хуплады – хәзерге вакытта спорт һәм тематик зоналарны, шулай ук татар ихаталарын оештыру өчен мәйданчыклар карала.

Әгәр әлеге тәкъдим Татарстан Рәисе комиссиясенең конкурс сайлап алуын уза алса, Кабул Сабантуйның чираттагы халыкара мәйданчыгына әвереләчәк.

Оештыручылар уйлавынча, бәйрәм кунакларны татар гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштырып кына калмыйча, тынычлык урнаштыру функциясен дә үтәргә тиеш.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре