Кадрлар резервында катнашучылар проектларын Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына Татарстан Рәисе Кадрлар резервында катнашучыларның башлангычларын гамәлгә ашыруда төрле яклап ярдәм итәргә кушты. Бүген Хөкүмәт йортында аларның проектларын яклау булды, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов “резервист”ларның тәкъдимнәрен уңай бәяләгән. Проектларның күпчелеге цифрлаштыруны, профориентация эшен, агросәнәгать комплексын, социаль өлкәне, инфраструктураны үстерүгә һәм башка өлкәләрдәге бурычларны хәл кылуга юнәлдерелгән.

Чара “Идарә итү осталыгы: заманча трендлар һәм кыенлыклар” программасы буенча квалификацияне күтәрү турында таныклыклар тапшыру тантанасы белән төгәлләнде.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанның кадрлар проекты 2014 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Ул республиканың төрле почмакларыннан талантлы идарәчеләрне эзләүгә юнәлдерелгән.

Аларның бер өлеше проектта катнашканнан соң югары вазыйфаларда эшли башлаган. Әйтик, проектта катнашкан Булат Габдрахманов быел февраль аенда Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары вазыйфасына билгеләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре