– Каен җиләге яфрагы төнәтмәсендә С витамины күп. Шуңа күрә ул кан тамырларын киңәйтә, йөрәк тибешен җайга сала. Моннан тыш ул стоматит, гингивит, ангина вакытында да ярдәм итә. Каен җиләге авыздан авыр ис килүне дә бетерә.
– Яңа сыгылган каен җиләге согы (көнгә 4–6 аш кашыгы) кандагы шикәрне киметә, шикәр чиреннән интегүчеләр өчен дә файдалы.
– Каен җиләге азканлылыкны, гастритны, ашказаны һәм уникелле эчәк җәрәхәтен дәвалау, үт юлындагы һәм бөердәге ташларны эретү үзлегенә ия, йөрәккә илтә торган кан тамырлары атеросклерозын, югары кан басымын, остеохондрозны да җиңәргә булыша.
– Каен җиләге аллергия дә бирергә мөмкин. Шуңа күрә тәнгә тимгелләр чыкса, кычытынсаң, җиләкне ашамаска, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез