Россиянең Европадагы аркадашы Виктор Орбан алда Европаны авыр атна көтүен, чөнки шушы көннәрдә Россия–Украина конфликтының киләчәге хәл ителәчәген әйтте һәм «каешларны эләктерергә» киңәш бирде. «...я тынычлык килә, я Украинадагы сугыш дәвам итә. Конфликтның финалына безнең беркайчан да болай якын торганыбыз булмады», – диде ул. Башка бик күп лидерлар да килешүнең инде 90 процентка әзер булуын (97 дип әйтүчеләр дә бар) белдерә. Әмма шул ун процент иң катлаулысы да инде. Бер процентны гына килештереп булмаса да, сугыш хәрәкәтләре дәвам итәчәк. Ике якның берсе егылганчы дип әйтик инде. Украинаның ныклык запасы күпкә кечерәк, Кремльдә шуңа өметләнәләр.
Орбанның «каешларны эләктерергә» дигән сүзен киңрәк мәгънәдә аңларга кирәк. Дөнья икътисадын нык селкетә. Конфликт төгәлләнеп, санкцияләр алынса, Көнбатыш бизнесына Россия базары ачылыр иде. Кытайныкы кебек үк зур булмаса да, мөһим базар ул. Менә карагыз: кайчан гына автомобильләрен Россиядә иркенләп саткан Volkswagen 88 еллык тарихы эчендә беренче тапкыр Германиядәге заводын яба. Хәзер урамга чыгыгыз да санагыз: ул брендның күпме автомобилен күрәсез? Яңа автомобильләр сатуны киметкәндә дә, искеләре өчен автозапчастьлар сатып кына немецлар күпме акча эшли алыр иде. Хәзер дистә меңләгән кеше эшсез кала. Компания персоналны кыскартып, яңадан табышка эшли башларга өметләнә. Сөенәсезме? Сөенмәгез, чөнки Көнбатыштагы проблемалар чылбыр реакциясе тудырып, ахыр чиктә безгә дә китереп суга. Европа түнсә, Кытай авачак. Чиннар исә – безнең өчен сулар һава кебек кирәкле партнер.
Илләр якынлашып килә торган идеаль штормнан сәүдә сугышлары игълан итеп чыкмакчы. Үткән тәүлекләрдә генә Мексика Кытай, Бразилия һәм башка кайбер илләрнең товарларына 50 процентка кадәр пошлиналар кертте. Эстониянең чит илләр эшләре министры Маргус Цахкна: «Евросоюз Россиягә ярдәм иткән өчен Кытайга тиешле чаралар күрергә тиеш», – дип белдерде. «Кытайга чаралар күрү» – аның товарларыннан баш тарту дигән сүз ул. Сер түгел: Европаны чин товарлары басты. Нәкъ шулар нигездә Көнбатыш сәнәгатенең авыр сулыш алуына китерә дә инде. 2024 елда Кытайның Евросоюзга экспорты 518 миллиард евро тәшкил иткән, ә ЕСның Азия державасына экспорты 231 миллиард евро гына. ЕС – Кытай мәнфәгатьләре кисешеп, сәүдә конфликтына әверелсә, икътисадый җир тетрәү шактый куәтле булачак һәм «каеш»ларны безгә дә ныклап эләктерергә туры килер. Чиннар монан 20–30 еллар тирәсе элек Европадан күпләп товар (нигездә станоклар) сатып алып, Көнбатышның үсешен тәэмин иткән иде. Хәзер вазгыять киресенә алышынды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез