Бүген иртән Башкортостанның Бакалы районында «Audi A5» машинасы йөртүчесе дүрт кызны бәрдерә. Кызларның икесенә 19, калганнарына – 18 һәм 16 яшь булган. Алар ашыгч ярдәм килгәнче һәлак була.
Юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган кызлар турында тулырак мәгълүмат билгеле. Алар турында социаль челтәрләрдә Бакалы районы администрациясе башлыгы Александр Андреев язып чыккан.
"Барлык кызлар да — Бакалы беренче мәктәбен тәмамлаучылар. Бик актив, талантлы, җаваплы иделәр. Кызганычка каршы, аларның гомере бик иртә өзелде", — дип язган муниципалитет җитәкчесе.
Александр Андреев һәлак булганнарның әти-әниләренең, якыннарының кайгыларын уртаклашты.
Билгеле булганча, бер кызның әнисе хәзер Яңа Уренгойда вахтада, хатын-кыз анда пешекче булып эшли. Хакимиятләр аны мөмкин кадәр тизрәк өенә алып кайтырга ниятли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез