Газетага язылу

Кайбер эшче һөнәр ияләренең хезмәт хакы 30 процентка арткан

hh.ru сервисы үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, соңгы бер ел эчендә кайбер квалификацияле эшче һөнәрләрендә хезмәт хакы тәкъдимнәре 30 процентка диярлек арткан, бу нәтиҗәләреннән күренә.

2026 елның сентябрендә платформада «Эшче персонал» hөнәри өлкәсендә 296,3 мең актив вакансия исәпләнгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4,8 процентка күбрәк, ә кайбер квалификацияле эшче һөнәрләрендә медиана хезмәт хакы тәкъдимнәре бер ел эчендә 21-29,5 процентка арткан, диелә тикшеренүдә.

Сервис мәгълүматларынча, сентябрьдә эш бирүчеләр эретеп ябыштыручыларга  уртача - 241,4 мең, машинистларга – 190,5 мең, монтажчыларга – 185,5 мең, электромонтажчыларга һәм электромонтёрларга 169,2 мең сум тәкъдим иткән.

Бер ел эчендә санап үтелгән һөнәрләр арасында хезмәт хакы тәкъдимнәре электромонтажчыларга һәм электромонтёрларга – 29,5, машинистларга – 28,4, монтажчыларга 21 процентка артканн. Эретеп ябыштыручыларда үсеш 12,3 процент тәшкил иткән.

Шуның белән бергә, хезмәт хакы тәкъдимнәре федераль округлар буенча шактый аерыла. Мәсәлән, Үзәк федераль округта эретеп ябыштыручыларның хезмәт хакы - 172,3 мең, Төньяк-Көнбатышта – 209,2 мең, Сибирьда – 245,4 мең, ә Ерак Көнчыгышта 283,9 мең сум тәшкил итә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре