Кайбер гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләтмәскә мөмкиннәр

Россиядә аз керемле гаиләләрдән балалар бакчасы өчен түләү алмаска тәкъдим иттеләр. Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Волынец Дәүләт Думасына шул хактагы инициатива белән чыкты дип хәбәр итә RT телеканалы.

Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе фаразлавынча, әлеге карар аз керемле һәм балалары булган гаиләләргә сизелерлек ярдәм була алыр иде. Бу айлык керемнәре ике яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә кагыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

гаилә бала

Көн хәбәре