Биредә сүз “Россиянең мактаулы доноры” билгесе белән бүләкләнгән затларга түләнелә торган акча турында бара. Быел аның күләме 15 713,84 сум тәшкил итә.
 Моның өчен мактаулы донорларга социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Дәүләт хезмәтен Күп функцияле үзәк бүлекләре һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша да алырга мөмкин. Документларга килгәндә, гариза (почта аша акча күчерү өчен реквизитларны, банкта ачылган счет реквизитларын күрсәтеп), наспорт яки шәхесне раслаучы башка документ, “Россиянең мактаулы доноры” яки “СССРның мактаулы доноры” билгесе белән бүләкләнү турында таныклык күчермәсен тапшыру шарт.
Мактаулы донорларга акча елына бер тапкыр, 1 апрельдән дә соңга калмыйча түләнә. Шул ук вакытта төбәкләр үзләре дә аларга өстәмә түләүләр кертергә мөмкин. Башка ташламалар да каралган. Әйтик, эш бирүчеләре, хезмәткәрләрнең гомуми ял графигына бәйсез рәвештә, елның теләсә кайсы вакытында чираттагы ял бирергә тиеш. Аларга, закон буенча, дәүләт медицина оешмаларында чиратсыз хезмәт күрсәтелә, санаторий-курортка бушлай юллама бирелә һ.б.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез