Документ нигезендә, авыл җирлегендә яки шәһәр тибындагы бистәдә – кимендә 20 ел, шәһәрдә – кимендә 25 ел дәвамында «Ашыгыч ярдәм» бүлекләрендә эшләгән медицина хезмәткәрләре ташламалы пенсиягә хокук алачак.
Миронов аңлатып үткәнчә, хәзер медицина хезмәткәрләре авыл җирлегендә кимендә – 25 ел, шәһәрдә – 30 ел эшләгәннән соң вакытыннан алда пенсия рәсмиләштерә ала. Ләкин пенсия 2019 елдан, этаплап, 5 елга кадәр кичектерелә.
«Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләренең хәле аеруча катлаулы. Аларның эше даими стресска, югары дәрәҗәдә җаваплылыкка, «һөнәри яну» куркынычына бәйле.
Хәер, медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләренә стаж ташламалы нигездә исәпләнелә дә инде. Мәсәлән, авыл җирлегендә бер ел эшләү 1 ел да 3 ай, ә хирургия, анестезиология-реанимация һәм патологоанатомия бүлекләрендә – 1 ел да 6 ай буларак исәпләнелә. Моннан тыш коронавирус эпидемиясе вакытында сырхауларны дәвалаучы медиклар өчен 1 көн 2 көн булып санала.
Миронов коллегаларын закон проектларын хуплауга өндәгән. Аның әйтүенчә, документны кабул итү медицина хезмәткәрләренең социаль яклануын көчәйтеп, “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләренә яшь кадрлар килүгә этәргеч бирәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез