Россия Банкы юлларда аварияләр саны һәм иминиятләштерүгә бәйле мошенниклык очраклары аз булган төбәкләрдәге йөртүчеләргә полис бәясен киметү максатыннан, ОСАГО тарифларын яңадан карарга җыена. Бу хакта Үзәк банк рәисе урынбасары Филипп Габуния “Известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергән.
Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта шундый гаделсезлек күзәтелә: кайбер төбәкләрдә ОСАГО буенча йөртүчеләргә түләүләр башка төбәктәгеләргә караганда күпкә югары, әмма компенсация чыгымнары барлык йөртүчеләр арасында бүленә. Бу исә аварияләр саны азрак булган төбәкләрнең дә күп түләвенә китерә.
ОСАГО бәясе Үзәк банк тарафыннан җайга салына. Иминият белгече Анна Ежикова әйтүенчә, кайбер төбәкләрдә хәтта максималь тариф та зыянны каплый алмый. Шуңа күрә иминият компанияләре башка төбәкләрдә дә полис бәясен арттырырга мөмкин.
Үзәк банк мондый системаны гаделсез дип санап, аны үзгәртергә ниятли. Габуния әйтүенчә, бу җәһәттән төрле ысуллар карала.
 Узган елгы йомгаклар буенча Ингушетия, Дагыстан, Чечня, Камчатка крае һәм Карачай-Черкес республикасы аварияләр һәм мошенниклар саны иң зур булган төбәкләр исәбенә кергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез