Газетага язылу

Кайбер хезмәткәрләр гыйнвар хезмәт хакына өстәмә алачак

Кайбер татарстанлылар гыйнвар ае өчен хезмәт хакына өстәмә алачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Биш көнлек эш атнасы белән эшләүче республика халкы гыйнвар башынла 11 көн рәттән ял итте. Әмма сменалы график буенча эшләүчеләр, шулай ук эш бирүчеләре эшкә чакырган башка категорияләр бу көннәрдә эшләүләрен дәвам итте.

Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көнендә эшләгән өчен икеләтә түләнергә тиеш. Гыйнварда 1-8 гыйнвар көннәре бәйрәм көннәре булып санала. Бу чорда һәр эш көне өчен хезмәткәргә икеләтә хезмәт хакы исәпләнергә тиеш. Димәк, кайбер татарстанлылар февраль башында югары хезмәт хакы алачак.

Әгәр хезмәткәр бәйрәмдә тулы көн түгел, ә берничә сәгать эшләгән икән, бу сәгатьләр дә икеләтә күләмдә түләнергә тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре