Кайберәүләр ноябрь аенда хезмәт хакын гадәттәгедән алданрак алачак: сәбәбе – бәйрәм көннәр.

Ноябрь аенда Татарстанда яшәүчеләрне озын ял көннәре көтә. 2сеннән 4 ноябрьгә кадәр Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ял итәчәкбез. 6 ноябрьдә исә Татарстан Конституциясе көне уңаеннан өстәмә ял бирелә.

Бәйрәм көннәренә бәйле рәвештә, кайберәүләрнең хезмәт хакын түләү графигы үзгәрә. Акча бирү көне ялларга туры килгән очракта, хезмәт хакы ялга кадәр биреп куелырга тиеш. Шуңа күрә эш хакын 2,3 яки 4 ноябрьдә алучы хезмәткәрләргә 1 ноябрьдә үк акча биреп куелачак. Хезмәт хакын 6 ноябрьдә алучыларга – 5 ноябрьдә бирелә. Ә инде 8 яки 9 ноябрьдә алучыларга 7 ноябрьдә түләнеләчәк.

Түләү графигы хезмәткәрләргә эш хакын Хезмәт кодексы нигезендә вакытында бирү өчен үзгәртелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре