Кайберәүләргә торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 50% ташлама кертмәкчеләр

Дәүләт Думасында күпбалалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 50 процентлы ташлама кертүне тәкъдим иткәннәр. Бу хакта “РИА Новости” Думаның Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов сүзләренә таянып яза.

“Хәзерге вакытта күпбалалы гаиләләр коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламаларга ия: федераль дәрәҗәдә билгеләнгән минималь ташлама 30 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта төбәкләр ташламаны арттырырга мөмкин.

Моннан тыш алар башка хезмәтләргә түләүгә дә ташлама бирә ала”, – дип билгеләп үткән ул.
Колунов искәртеп үткәнчә, федерация субъектлары капиталь ремонтка түләү буенча ташлама билгеләүгә хокуклы. Әмма төрле төбәкләрдә бу мәсьәләгә караш төрлечә булганлыктан, ташламалар да төрле.

“Шул рәвешле Россиянең кайбер төбәкләрендә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә ташлама – минималь, кайсыберләрендә – максималь дәрәҗәдә. Минемчә, бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә бердәй хәл итү кирәк. Бөтен Россия күләмендә күпбалалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен – 50 процентлы ташлама һәм капремонт өчен взносларын 50 процентка компенсацияләү кертергә мөмкин”. – дип билгеләп үткән депутат.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре