Кайбыч районында кичә юл-транспорт һәлакәте булган. Шуның аркасында 1988 елгы бер кеше үлгән. Фаҗига Ябалак авылында була. Авария кичке 20.50 сәгатьтә килеп чыккан.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 32 яшьлек "Лада Гранта" автомобиле йөртүчесе тизлекне арттырган һәм урамдагы юл билгесе баганасына бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче урында ук үлгән.
1988 елгы ир-атның хатыны һәм ике баласы калган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез