Быел бәйрәмдә илледән артык кеше катнашкан. Алар арасында татарлар гына түгел, чуаш, руслар да бар. Ел саен “Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр, ераклардан әнкәй җибәргән”, дип җырлый-җырлый мәтрүшкә җыя алар. Аннан барысы бергә тәм-томнар белән сыйланып, самавырда кайнаган үлән чәе эчә. Гармун тартучылары да бар. Җырлап күңел дә ачалар, милли уеннарын да уйныйлар.
“Ак калфак”ның Борындык авыл җирлегендәге оешмасы җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина оештырып җибәргән бәйрәм бу. Туган як табигате мәтрүшкә, җиләк, башка файдалы үләннәргә дә бай. Нигә әле бәйрәм итеп уздырмаска, дигән фикер туа анда. – Элек әбиләребез урманнан кайтып кермәгән. Гореф-гадәтләрне саклап, аны киләчәк буыннарга җиткерергә тиешбез. Бергә урманда йөрүләр безне тагын да берләштерә. Бәйрәмнең асылын яшьләргә өйрәтеп калдырырга тырышабыз”, –ди ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез