Күрешү дә – бәйрәм. Газетабыз даими рәвештә укучыларын шатландырып тора. Бу юлы без 2025 елның беренче яртыеллыгына «ВТ»га язылучылар арасында үтүк, кыска дулкынлы мич һәм велосипед уйнаттык. Ә бүген, җиңүчеләрне редакциягә чакырып, аларга да, үзебезгә дә җылы бәйрәм оештырдык. Араларында газетаны 10, 50 һәм хәтта 70 еллап алдыручылар бар.
«50 елдан артык укыйбыз»
– «Ватаным Татарстан» инде йөз елдан артык дәвердә укучылары белән элемтәдә булды. Һәрвакыт аларның моң-зарларын, проблемаларын яктыртырга, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, бүләкләр белән сөендерергә тырышты, һәм бүген дә тырышабыз, – диде бәйрәмдә газетаның баш мөхәррире Илназ Фазуллин.
Исегезгә төшерик: «Атна саен бер бүләк» акциясендә катнашу өчен редакциябезгә 636 квитанция килде. Араларында Татарстанның барлык районнарыннан да язылучылар бар иде.
Җиңүчеләр арасында да республиканың төрле почмакларында яшәүчеләр бар. Иң ерактан башлыйк. Кыска дулкынлы мич откан Дилшат Әхмәтов безгә Актаныш районының Буазкүл авылыннан ук килеп җитте. Бүләгенә дә кызыгып түгел, «Бер күрешү – бер гомер бит», – ди җиңүчебез.
– «Ватаным Татарстан»ны инде 50 елдан артык алдырабыз. Бар да бар бит газетагызда! Элек күбрәк газетага языла идек, хәзер менә «ВТ» белән район газетасын гына укыйбыз, – ди Дилшат әфәнде. – Мин инде килеп йөрмәбез дигән идем. Ераграк та бит. Дуслар, танышлар: «Барып кайт инде!» – дигәч, кире уйладым. Ярый килгәнмен. Бүләктә түгел хикмәт, исемнәрен газета битләрендә күргән журналистлар белән менә шулай очрашу, аралашу кадерлерәк бит.
«Күршеләргә дә укытабыз»
Тагын бер тугры укучыбыз – Кукмара районының Чура авылыннан Илдар Хәсәнов та килеп җитте. Бәйгедә үтүк отты ул. Үзен белә-белгәннән бирле «ВТ»ны укыган 74 яшьлек Илдар абыйга газетабыз мәктәп елларыннан бирле ярдәм итә.
– Башлангыч сыйныфларда укый идем инде мин газетагызны. Авыл җирендә тордык. Мин үскәндә колхозда акча түләү дигән нәрсә юк иде – «таяк»ка эшләдек. Әни колхозда эшләде, әти тимерче иде. Әтинең акчасы да булган, зыялылыгы да: башкаларның мөмкинлеге булмаганда да без газета алдырдык. Электр юк, радио юк, бөтен яңалыкны шуннан укып белдек. Газета укуым миңа тарих дәресләрендә аеруча ярдәм итте: ил-көндә ни булганын белеп торам, сәясәтчеләрне таныйм, дигәндәй. Укытучы гел «5 ле» куя иде, – дип искә ала Илдар Хәсәнов.
Җиде дистә елга якын газетабызның тугры дусты булган Илдар абый гомере буе агроном булып эшләгән. Шуңа да, «ВТ»ны кулына алуга, иң элек авыл хуҗалыгы, бакчачылык турындагы язмаларны укырга тырыша.
– Хатыным сканвордтан башлый (көлә). Әле без газетаны кулдан-кулга йөртеп, күршеләргә дә укытабыз. Нишлисең, почта өләшүче булмагач, халык газета-журналларга бик язылмый бит хәзер. Ә бездән почта ерак түгел: барабыз да алабыз. Күршеләргә әйтермен әле, менә мин бүләк оттым, сез дә язылыгыз, дип. Ну, шәп газета бит! – дип сөендерде Илдар Хәсәнов.
«Мәрхүм сеңлемнең балаларына бүләк...»
Һәм, ниһаять, төп бүләк – велосипедны без Минзәлә районының Тауасты Байлар авылына – Вера һәм Рәис Әхмәтҗановлар гаиләсенә озаттык. Бүләкне аларның кызлары Лилия ханым килеп алды. Бу гаиләгә язмышның ачы сынавын газетабыз белән бергә үтәргә насыйп була...
– 2015 елда бертуган сеңлемә яман шеш диагнозы куйдылар. Дүртенче стадия иде инде... Сеңлем Әлмәттә хастаханәдә ятканда, «ВТ» журналисты Гөлгенә Шиһапова шалтыратты. «Без ничек ярдәм итә алабыз?» – ди. Яшермим, аптырап калдым. Моңа кадәр бер таныш булмаган кешедән шундый сүзләр ишетү чын мәгънәсендә көтелмәгән хәл иде. Ул чакта Гөлгенә зур мәкалә язып чыкты, сеңлемә ярдәм итү өчен хәйрия концерты куйдык. Бүгенгедәй хәтерлим: концерт 3 декабрьдә булды, ә сеңлем 10 декабрьдә арабыздан китеп барды, – дип сөйләде Лилия ханым.
Шуннан бирле ул да, аның әти-әнисе дә – «ВТ»ның тугры дуслары. Лилия ханым хәйрия концертлары оештырырга ярдәм итсә, Вера һәм Рәис Әхмәтҗановлар 10 ел буе газетаның өйгә килүен зарыгып көтеп ала, сөенә-сөенә укый икән.
– Бер дә калдырмыйча яздырам, бик яратып укыйлар. Әле менә узган елның җәендә алтын туйларын билгеләп үттеләр. – Шулай дигәч, шундый матур вакыйгага бер дигән бүләк булган икән, дип сөендек. Әмма велосипед – мәрхүм кызларының балаларына бабаларының бүләге. – Сеңлемнең өч кечкенә баласы калды. Хәзер алар мәктәптә укый. Әле Яңа елга кайткач, Саматыбызга велосипед аласы булыр, дип сөйләшеп утырган идек. Искесе бик таушалган. Менә Аллаһы Тәгалә бүләге! Әтинең исеме чыгуын белгәч тә, «Бабагыз сезгә велосипед отты!» – дип язып җибәрдем. И сөенештеләр!..
***
Сабыйларга велосипедның рәхәтен күрергә, әле бик озак җилдерергә язсын! Башка җиңүчеләребез дә бүләкләренең игелеген күреп, алга таба да газетабызга тугры калсыннар!
«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе үз чиратында әлеге бәйгене оештырырга ярдәм иткән иганәчебез – «Darex Moto» кибетенә зур рәхмәтен белдерә. Бүләкләү тантанасында аның сыйфат бүлеге мөдире Ильяс Галимов та катнашты.
– Мондый чараларда катнашырга мөмкинлек бирүегез өчен бик зур рәхмәт! Сезнең укучыларны сөендерә алуыбызга бик шат без, – диде ул. – Мондый бәйгеләрне әле тагын уздырырбыз дип уйлыйм. Шуңа күрә газетаны укыгыз, катнашыгыз һәм җиңегез!
Язманы шушы сүзләр белән төгәллик. Чыннан да, бергә булыйк, кадерле укучыларыбыз!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!




Фикер өстәү
Фикерегез