Газетага язылу

Кайгылы хәбәр: хөрмәтле милләттәшебез Рим Гиниятуллин вафат булган

83 яшендә Ташкент шәһәрендә эшләүче татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең хөрмәтле рәисе Гыйниятуллин Рим Абдулла улы вафат булды.

Кайгылы хәбәр: хөрмәтле милләттәшебез Рим Гиниятуллин вафат булган

Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе һәм активистлары мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Рим Гыйниятуллин 1943 елның 18 сентябрендә Җизак өлкәсенең Заамин районындагы Даштабад шәһәре янындагы Каратепа авылында укытучылар гаиләсендә туган.

Рим Абдулла улы 1968-1980 елларда Үзбәкстан Су хуҗалыгы министрлыгы идарәсе башлыгы урынбасары, баш идарәсе җитәкчесе вазифаларында эшли. 1981-1989 елларда Үзбәкстан су хуҗалыгы министры урынбасары, Дәүләт планлаштыру комитеты рәисе урынбасары, Дәүләт агросәнәгать комитеты рәисе урынбасары булып эшләде. 1989-1996 елларда Үзбәкстан Республикасы мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, 1996-1997 елларда Үзбәкстан Республикасы премьер-министры урынбасары булып хезмәт куйды.

1996 елдан башлап Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге Аксакаллар советы рәисе булып тора. Шулай ук Ташкент шәһәре татар һәм башкорт милли мәдәни үзәкләре аксакаллар советы рәисе дә була.

Ул илебезнең су хуҗалыгы тармагын үстерүгә, зур гидротехник корылмалар һәм насос станцияләре төзелешенә, Ачлык даласын һәм Мирзачүлне үзләштерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте.

Аның казанышлары югары бәяләнде. Ул СССРның иң югары бүләге – Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Үзбәкстан Республикасының дәүләт бүләкләре – «Мехнат шухрати» («Хезмәт даны») һәм «Дустлик» («Дуслык») орденнары белән бүләкләнде. Ул «Үзбәкстан Республикасының атказанган ирригаторы», «Үзбәкстан Республикасының атказанган яшьләр остазы», «Каракалпакстан Республикасының атказанган ирригаторы» дигән мактаулы исемнәргә һәм башка күп кенә бүләкләргә лаек булды.

Ул Үзбәкстан Республикасы Татар һәм Башкорт Акскаллар советы Рәисе булды. Халыкара координация су хуҗалыгы комиссиясе (МКВК) Мактаулы әгъзасы.

Рим Абдулла улы Гыйниятуллинның истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре