Җәй көне шәһәр җирендә бер проблема башлана: кайнар суны туктаталар. Әмма кайчакларда ул шундый озакка сузыла. Аның берәр срогы бармы?
Тәслимә Минһаҗева. Казан
– Кайнар суны 14 тәүлектән артык туктатып торырга ярамый. Өстәвенә йортта яшәүчеләрне 10 көн алдан кисәтеп тә куярга тиешләр. Суны туктатып торулар җылылык челтәрләрен профилактикалау һәм ремонтлау вакытында һәр җәй саен планлаштырыла. Кайчакларда аварияләр дә булырга мөмкин. Мондый очракларда кайнар суны аена 8 сәгать (бер тапкыр 4 сәгатьтән артмаска тиеш) туктатып торырга ярый. Тупыйкта урнашкан магистральләрдә авария булса, бу вакыт 24 сәгатькә кадәр озайтылырга мөмкин. Салкын суны туктату, канализацияне ябып тору вакытлары да шундый ук.
Әгәр суны халыкны кисәтмичә генә туктатсалар һәм бу хәл бик еш кабатланса, әлеге күренеш тәртип бозуга керә. Моның өчен компенсация таләп итәргә, квитанциядәге саннарны яңадан исәпләтергә була. Сезгә хезмәт күрсәтә торган идарәче компаниядә генә хәл итеп булмаса, торак инспекциясенә мөрәҗәгать итегез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез