«Россиядә эш» кадрлар үзәгенең Тәтеш районы бүлеге:
– Белем алу өчен, башта «Россиядә эш» порталына кереп, Татарстанда тәкъдим ителгән укыту программалары белән танышырга кирәк. Чөнки укыту программасы гел үзгәреп тора. Сез теләгән һөнәрләр буенча курслар булмаска да мөмкин. Уку төренә килгәндә, көндезге һәм читтән торып укулар бар. Ләкин сез укырга теләгән һөнәрләр буенча барып укырга кирәк булачак. Онлайн уку юк. Беренче эш итеп Дәүләт хезмәтләре порталына кереп, шәхси кабинет аша «Россиядә эш» порталында теркәлү узарга кирәк. «Мәгариф программалары» бүлегендә укыту программасын сайлаганда булган белем һәм күнекмәләрегезне дә күрсәтергә онытмагыз. Үзегез турында тулы мәгълүмат калдырып, гариза тутырырга кирәк. Гариза биргәннән соң өч эш көне эчендә Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итегез. Үзегез белән паспорт, белемегез турында документлар булырга тиеш.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез