Кайсы очракларда коронавирусның җиңелрәк һәм тизрәк узуы билгеле

Роспотребнадзор белгечләре аңлатканча, тамагын чайкатучылар COVID-19 инфекциясен җиңелрәк һәм тизрәк кичерә.

Сырхау белән битлек киеп аралашучы, шуннан, тамагын чайкап, бит-кулларын юучылар коронавирусны җиңелрәк кичерә һәм чирне тизрәк җиңә. Роспотребнадзор белгече “РИА Новости” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Болай эшләгәндә, организмга вирус азрак микъдарда эләгә. Шуңа күрә чир җиңелрәк кичерелә һәм тизрәк төгәлләнә дә”, – дип аңлатып үткән Роспотребнадзорның Мәскәү эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары, медицина фәннәре докторы Татьяна Руженцова.

Моннан тыш галимә аныклап үткәнчә, 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулардан интегүчеләр чирне авыррак кичерә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре