Быел галим, педагог, язучы Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан узачак чараларга әзерлек эше белән танышу ниятеннән, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Айрат Зарипов белән бөек шәхеснең туган авылына – Яшел Үзән районындагы Кече Шырданга сәфәр кылды.
Районы башлыгы Михаил Афанасьев авылдагы үзгәрешләр белән таныштырды. Җитәкчеләр авылдагы Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексында һәм 2021 елда мәдәни мирасны саклау максатыннан ачылган музей-китапханәдә булдылар. Марат Әхмәтов белән Айрат Зарипов шулай ук яңартылган яр буен, авыл Сабан туе үтә торган мәйданчыкны һәм чишмәне карады. Чишмә янында биш гасырлык тал үсеп утыра. Гасырлар кичергән агач Россиядәге карт агачларның илкүләм реестрына кертелгән.
Район башлыгы алга куелган планнар белән дә таныштырды. Авылда 100 урынлы клуб төзеләчәк һәм илебезнең төрле почмакларыннан килгән кунаклар өчен туристик сәяхәтләр оештырылачак.
Моннан тыш Дәүләт Советы Рәисе белән парламент комитеты җитәкчесе авыл кешеләре белән дә аралашты. Халык беренче чиратта яңа асфальт юл өчен рәхмәтләрен җиткерде. Аның озынлыгы – 2,5 км, бәясе 40,5 млн сумга төшкән. Юл әле быел гына республика җитәкчелеге ярдәме белән барлыкка килгән.
Белешмә
Бөек татар галиме, язучы һәм педагог Каюм Насыйри 1825 елның 14 февралендә дөньяга килә. Ул үзенең тормышын фәнни белем таратуга багышлый һәм гуманитар фәннәрне үстерүгә зур өлеш кертә. Каюм Насыйри бүгенге татар әдәби теленә нигез сала һәм Казандагы уку йортларында татар һәм рус теле укытучысы буларак билгеле була. Башкаладагы Иске Татар бистәсендә галим хөрмәтенә бер урамга исем бирелгән, шулай ук аңа багышланган музей бар. Яшел Үзән шәһәрендә дә бер урам аның исемен йөртә.
«ШАЯН ТВ» каналы студиясендә «Балачак җыры» бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.
«Сиксәнгә якын материал кабул ителгән. Димәк, безнең балалар язмышына, киләчәккә битараф булмаган милләттәшләребез күп икән. Мин бик шат! Сез киләчәгебезне күзаллап эшлисез. Һәркайсыгызга рәхмәт. Әлбәттә, җиңеп һәм өмет белән яшик», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез