Каландаров: «Шәригать хокукын финанслар ягыннан аңлаучы белгечләр җитәрлек түгел»

Россиядә шәригать хокукын финанслар ягыннан аңлаучы консультантлар аз. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы. Kazanforum 2024» форумы кысасында узган сессияләрнең берсендә «Бердәм банк технологияләре» компаниясе вәкиле Абдуворис Каландаров әйтте. Аның сүзләренчә, Россиядәге ислам финанслары юнәлешендә эшләүчеләр очраша торган проблемаларның берсе бу.

Мәгълүм булганча, ислам банкингы шәригать кануннарына буйсына. Әйтик, ислам банкингы процентларны тыя, хәләл ипотека һәм кредит алу шартлары да үзгә. Шулай ук ислам принципларына каршы килә торган эшкә акча кертү дә тыела (әйтик, комарлы бизнес, хәмер сату, хәрам ит җитештерү һ.б.).
«Хәзерге вакытта Россиядә шәригать хокукын нәкъ тә финанс ягыннан аңлаучы квалификацияле консультантлар җитәрлек түгел, – дип сөйләде белгеч. – Россиядә ислам банкингы буенча эш итүчеләр мөфтидән сертификат алырга тиеш. Россиядә исә мөфтиятләр саны 76. Кайсы төбәктә эшләргә җыенасың, шул мөфтияткә мөрәҗәгать итәргә кирәк, димәк. Әйтик, син бер төбәктә эшләү өчен рөхсәт таныклыгы аласың, ә икенче төбәктә синең эшеңә шикләнеп карарга мөмкиннәр. Мөфтиятләр белән бөтенләй аралашмый торган компанияләр бар. Мәсәлән, аларны банк хәләл юнәлештә эш алып бара дип саный. Әмма чынлыкта алай булмаска да мөмкин».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре