“Калеб” җыены Әлфия Авзалованы искә алды

15 декабрьдә “Филармония” концертлар залында “Кайтаваз. Әлфия Авзалова” концерты узды. Әлеге концертны “Калеб” яшь буын җыены әзерләгән иде.

“Һәр чорның үз исемнәре бар. Алар бер-берләренең юлын кабатламаса да, янәшә атлый сыман. Үз чорында музыка дөньясына иҗаты белән зур яңалык алып килгән Әлфия Авзалованы һәм заман тавышларын яңгыратучы “Калеб”леләрне бер максат, бер хыял берләштерә: милли җыр сәнгатенә яңа сулыш өрү”. Концерт әнә шул сүзләрдән башланды. Кич буе “Калеб”леләр Әлфия Авзалова репертуарын барлады, “Безнең җыр” лабораториясендә туган җырларны яңгыратты.

Кичәдә Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхразиев, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Татьяна Ефремова, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Рөстәм Хөсәенов, Тинчурин театры оркестры һәм башкалар катнашты.

“Калеб” җыенына нигез салучы, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, бу юлы яшьләр үзләре өчен яңа форматтагы концерт тәкъдим итәчәк. “Әлфия апаны шушы рәвешле искә алу – аның кызы Зөлфия апа Нигъмәтҗанова идеясы. Ул “Безнең җыр” иҗат лабораториясендә булып, яшьләрнең иҗатына, яңа җырларга гашыйк булды. Ул җырларны, мөгаен, һәркем аңламыйдыр да. Бүгенге концертта да аларны Әлфия апаның легендар җырлары белән чагыштырып утыручылар булыр. Әмма Әлфия Авзалова үзе дә гомере буе яңалыкка омтылган, тәнкыйть белән очрашкан. Без дә очрашабыз”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре