Газетага язылу

Кальян тартучылар белән ничек көрәшергә кирәклеген аңлаттылар

– Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өчен билгеләнгән рестораннарда, кафеларда һәм башка биналарда кальян тартуны тыю 2020 елдан гамәлгә керде, – дип кисәтте Татарстанның Республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий.

Кулланыла торган катнашмаларның төренә карамастан, бу тыюлар теләсә нинди кальяннарга кагыла. Аларда никотин булу-булмавы мөһим түгел. Аерым заллар бүлеп бирү яки тәмәке тарту бүлмәләрен җиһазлау да, реклама ясау да рөхсәт ителми.

– Әгәр дә сез теге яки бу ресторанда кальян сату, тарту фактын күрсәгез, администраторга сабыр гына хокук бозуларын аңлатып карагыз. Юридик затларга 60–90 мең сум штраф яный. Берни үзгәрмәсә, ресторанның интерьеры күренерлек итеп кальян тартучыларны, аны күтәреп йөргән официантларны фотога төшерегез. Мөмкинлек булса, кальян өчен түләнгән чекны да фотога төшереп алырга мөмкин. Әлеге теркәлгән фактлар белән Роспотребнадзор, прокуратурага шикаять язарга була, – дип аңлатты Степан Криницкий.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре