Калининградта фронтовик шагыйрь Фатих Кәримне онытмыйлар

Калининград өлкәсен азат иткәндә һәлак булган фронтовик шагыйрь Фатих Кәримне биредә онытмыйлар.

Калининградта Фатих Кәримне укыйлар, яраталар һәм хатирәләрен барлыйлар. 1966 елда Багратионовск шәһәрендәге хәрби-мемориал комплекска сугышчыларның җәсәдләрен соңгы тапкыр күчереп күмүне оештыралар. Фатих Кәрим каберендә граниттан эшләнгән һәйкәл 2007 елның 7 сентябрендә пәйда була. Ул көнне Багратионовскида Шәһәр көнен бәйрәм итәләр. Һәйкәлдә Фатих Кәрим шигыре чокып язылган. Бу эшләрнең барысы да Калининградта яшәүче татарларның хәйрия акчасына эшләнә. Ә шагыйрьнең һәлак булган урынына (37,5 метр биеклектә, Медовое һәм Садовое бистәләре арасындагы юлдан ерак түгел) 2017 елда мәрмәр плитәдән ясалган истәлекле билге куялар. Плитәдә “Монда 1945 елның 19 февралендә каты барган сугышлар вакытында 226 нчы саперлар батальонының взвод командиры, кече лейтенант Кәримов Фатыйх Вәли улы – татар халкының күренекле шагыйре Фатыйх Кәрим  һәлак булган” дип язылган.

Багратионовскидагы бер урам шагыйрь хөрмәтенә аның исемен йөртә.Бу көннәрдә анда шагыйрьнең каберенә дә, һәлак булган урынына да чәчәкләр китерәләр, шигырь бәйгеләре үткәрәләр “Кардәшләр” оешмасы ел саен әдәби очрашулар үткәрә.

Фатих Кәрим сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены һәм I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (үлгәннән соң) белән бүләкләнә. Аңа бары тик 36 яшь була...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре