Газетага язылу

Кама елгасында батып үлгән ир мәете табылган

Чаллының Комсомол районында Кама елгасында ир-ат мәете табылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе хәбәр итә.

Бүген 11.50дә алтынчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре 41 яшьлек ир-ат мәетен, судан чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Ул яр буеннан ун метр ераклыкта табылган.

Ир мәете табылган урын коену өчен җиһазландырылмаган булган. Фаҗига коенганда иминлек кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыккан.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре