Камада әтиле-уллы балыкчыларның көймәләре әйләнеп капланган

Бүген иртән коткаручыларга Түбән Камада дамбадан 700 метр ераклыкта суда әйләнеп капланган көймәгә ике ир-атның ябышып торуы турында хәбәр килгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әтисе белән улы балык тотарга килгән, кайсыдыр мизгелдә алар утырган резин көймә әйләнеп капланган һәм бата башлаганнар.

Суда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре һава мендәрендәге «Хивус-6» көймәсендә балыкчылар янына килгән һәм аларны судан чыгарып, яр буена илткән.

52 яшьлек ир-ат һәм аның 25 яшьлек улы табиблар ярдәменнән баш тарткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре