Камал театры иң яхшы утыз спектаклен интернетка урнаштырган

Камал театры тамашачыларны ютуб-каналда спектакльләр карарга чакыра. Бу турыда театрның матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Ютуб-каналыбызда татар театры тарихындагы иң яхшы 30 спектакльнең видеоязмаларын карарга мөмкин. Архивтагы легендар спектакльләр бушка күрсәтелә. Тизрәк безгә кушылыгыз», диелә бу хәбәрдә.

Камал театры канала керү өчен сылтама.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

театр Камал театры спектакль

Көн хәбәре