Камал театры брендлы метро поезды янында иң матур селфига бәйге игълан итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Октябрь аенда театр Казан метросы белән берлектә «Театраль поезд» булдырды. Камал театры төсләре белән бизәлгән поезд гыйнвар уртасына кадәр йөриячәк.
Бәйгедә катнашу шартлары:
- 2 декабрьдән 20сенә кадәр театраль поезд янында селфи төшәргә;
- Фотоны ВКонтакте яки Инстаграмдагы (лента яки история) үзеңнең сәхифәңә урнаштырырга һәм #Театральныйпоезд хэштегы куярга. Аккаунт ачык булырга тиеш;
- Фотода Камал театрын @kamalteatr билгеләргә һәм безнең сәхифәләргә язылырга.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез