Кичә Фәрит Бикчәнтәев куйган «Исәнме, улым» спектакле белән бәйләнештә барды. Зур экранда видеоязмада өзеге дә күрсәтелде. Ана кешенең улына булган чын ярату хисе белән башкарылган роль иде ул. Наилә Гәрәева тормышта да шундый булды. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да артистның кайгыртучан әни булуын, үз рольләрен башкару белән бергә, улы Фәритнең эшчәнлегендә дә һәрвакыт хәер-догада торуын билгеләп үтте.
Наилә Гәрәеваның ире, режиссер Рәфкать Бикчәнтәевның туган ягы – Әтнә районы Бәрәскә авылыннан да кунаклар килгән иде. Фәрит Бикчәнтәев әтисе туган авылга йорт салган. Алар анда гаиләләре белән кайтып йөри. Наилә Гәрәеваның үкчәле туфлиләрен, эшләпәләрен киеп кибеткә төшкәнен авылдашлары сагынып искә алды.
Театрдагы хезмәттәшләре дә артист белән бәйле хәтирәләрен яңарттылар. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллина Ш.Хөсәеновның «Әни килде» спектакле белән гастрольләрдә йөргәндә, сәхнәгә бервакыт кургашын кәгазьне тешләренә куеп чыгуын сөйләде. Әни ролен башкаручы Наилә Гәрәева бик игътибарлы кеше булганлыктан, моны шунда ук күреп ала һәм сөйлисе сүзен дә онытып аптырап кала. «Безне ачуланыр инде дип курыккан идем, башка алай эшләмәгез инде яме, дип кенә әйтте», – ди Рузия Мотыйгуллина. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев: «Наилә беркайчан да кешегә ачу сакламады», – дип искә алды.
Театрның яшь артистлары Наилә Гәрәева уйнаган образларда чыгып, артистның үзе язып калдырган истәлекләрен сөйләделәр. Искә алу кичәсе моңлы җырлар белән дә үрелеп барды. Кичә ахырында Фәрит Бикчәнтәев тамашачыга зур рәхмәтен белдерде һәм: «Минем тормышымда булган бар уңышларымның башында әнием тора», – дип белдерде. Искә алу кичәсе Наилә Гәрәева башкарган җыр язмасы белән тәмамланды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез