Быел Камал театрының яңа бинасы янында балалар мәйданчыгы булдырылачак. Казан шәһәре Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов әйтүенчә, территорияне планлаштыру, юл-сукмакларның нигезенә бетон түшәү, инженерлык челтәрләрен сузу эшләре башкарылган да инде.
Мәйданчыкта ял итү өчен төрле зоналар булдырылачак. Тиздән яшелләндерү мәсьәләсен хәл итү каралачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез