Татарстан Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтүенчә, Камал театрының яңа бинасы БРИКС саммиты кысасындагы чараларда катнашмаган.
"Кызганыч, бинаны саммитка өлгертеп булмады. Әмма бу хакта сөйләгәндә республикадагы төзелеш күләмен искә алырга кирәк", - диде ул.
Аның әйтүенчә, төзелешне тәмамларга 20 көн - 1 ай җитмәгән. "Төзелеш мәйданына соңгы тапкыр баргач, бинаны тулысынча төзеп бетереп, аннары гына күрсәтү турында карар кабул иттек", - диде Шамил Гафаров.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез