Камал театрының яңа бинасын кайчан төзеп бетерәчәкләре билгеле

Камал театрының яңа бинасын быелгы көзен төзеп бетерергә ниятлиләр. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” вакытында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, яңа бина Кабан күленең уң ягында, Назарбаев һәм Һади Такташ урамнары кисешкән урында төзелә. Төзелеш эшләрен Татарстан башкаласында бу елның октябрендә узачак БРИКС саммитына кадәр тәмамларга җыеналар. “Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әнә шундый бурыч куйды”, – ди Илсур Метшин.

Театрның яңа бинасы төзелеше 2023 елның февралендә башланды. Театрда барлыгы дүрт төрле зал булачак. Зур зал – 788 урынга, көнчыгыш (түгәрәк) зал – 242 урынга, универсаль зал – 300 урынга, кечкенә (камера) залы 40 урынга исәпләнгән.

https://vatantat.ru/2023/12/129278/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре