Газетага язылу

Камал театрының яңа бинасына билетларның 30%ын Мәскәү һәм Петербургтан килүчеләр сатып ала

Камал театрының яңа бинасындагы спектакльләргә билетларның шактый өлешен – 30% ка якынын Мәскәү һәм Санкт-Петербург тамашачылары сатып ала.

Бу турыда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова 2025 ел йомгаклары һәм 2026 елга планнар буенча ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында әйтте.

Министр сүзләренчә, бу күрсәткеч Казанның илнең эре мәдәни үзәгенә әверелүен күрсәтә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре