Яңа театрның тышкы ягы. Аның проектын Мәскәүнең «Ваухаус» бюросы җитәкчелегендәге берләшмә ясады. Боз кисәкләрен хәтерләтүче почмаклар бина тирәсендәге парк, Кабан күле һәм яр буен чагылдыра.
Яңа бинада дүрт зал бар. Алар – Зур зал (751 урынлык), Көнчыгыш залы (242 урынлык), Камера залы (61 урынлык), Универсаль зал (400 урынлык).
Театрның Көнчыгыш залы тәңкәләр белән бизәлгән. Алар татар хатын-кызларының милли бизәнү әйберләре – хаситә, изү, калфак белән илһамланып эшләнгән. Фойеда һәм залның үзендә һәркайсы 40 кило авырлыктагы 2411 тәңкә бар.
Универсаль зал кара тартманы хәтерләтә. Аның мөмкинлекләре чикләнмәгән. Әлеге залда хәтта кино да төшерергә мөмкин. Ул трансформер форматында эшләнгән. Бу исә универсаль залда төрле формат һәм стильдәге чаралар уздырырга мөмкинлек бирә.
Зур зал күренеше.
Яңа бинада төрле күргәзмәләр уздыру өчен урыннар җитәрлек.
Рәсми ачылыш көнендә театр труппасы данлыклы “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек күрсәтте
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!






Фикер өстәү
Фикерегез