«2027 елда серияле җитештерүгә старт бирү планнары үз көчендә кала. Әлегә сынаулар үткәрелә. Сынау нәтиҗәләре буенча караячакбыз», – дип билгеләп үтте «КАМАЗ» җитәкчесе.
«КАМАЗ-52229» – Россиядәге беренче зур класслы туристик автобус. 47/55 кешегә исәпләнгән үрнәк беренче тапкыр 2025 елда Санкт-Петербург халыкара газ форумында күрсәтелгән иде.
Кысылган табигый газда эшләүче автобус 235 кВт куәтле «КАМАЗ» газ двигателе һәм роботлаштырылган тапшырулар тартмасы белән җиһазландырылган. Йөреш запасы якынча 500 километр тәшкил итә (өстәмә баллоннар урнаштырган очракта – 650 километр). Шулай ук автобуста суыткыч һәм бәдрәф бар.
Быел әлеге автобусларның тәҗрибә-сәнәгать партиясе җыелган. Серияле җитештерүне башлап җибәрү 2027 елга планлаштырылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез