«КАМАЗ-мастер» раллида барлык алдынгы урынны алды

«Ефәк юл» раллиы җиңүчеләрен Чаллыда каршыладылар. «КАМАЗ-мастер» командасыннан 4 йөк машинасы беренче бишлеккә керде. Аэропортта спортчыларны җанатарлар, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре каршы алды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.

«Ефәк юл» узышы дәвамында спортчылар Гоби чүле һәм Алтай таулары аша 4800 чакрым катлаулы экстремаль маршрут буенча хәрәкәт иткән. Ралли-марафонда беренче урынны Антон Шибалов алды, бу аның биредә икенче җиңүе. Экипажда аның белән штурман Александр Куприянов һәм механик Данил Телепов була, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре