"КАМАЗ-мастер"дан Андрей Каргинов экипажы "Дакар" раллиендә җиңү яулады

"КАМАЗ-мастер"дан Андрей Каргинов экипажы "Дакар" раллиендә җиңү яулады. Якташларыбыз  узышның 12 этабын 33 минут һәм 36 секунд эчендә узды.

Гомуми зачетта "КАМАЗ-Мастер"ның тагын бер вәкиле Антон Шибалов экипажы икенче булды. Ул Каргиновтан 42 минутка һәм 26 секундка артта калды.

Өченче урында – Беларусьтан Сергей Вязович экипажы. Ул җиңүчегә 2 сәгать 4 минут һәм 42 секунд оттырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"КАМАЗ-мастер" "Дакар" раллие Андрей Каргинов

Көн хәбәре